Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү буенча нәрсәләрне белеп торырга?

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җәмәгать туклануы оешмасында ашау-эчүгә заказ бирү һәм кулланучының хезмәт күрсәтүдән баш тартуы җәһәтеннән дә гражданнардан мөрәҗәгатьләр алынгалый.

Гражданнарыбызның кулланучы буларак аң-белемнәргә ия булуы һәм юридик яктан акны-карадан аера белүе үз хокукларын мөстәкыйль яклауга һәм хокукларын бозуга юл куймаска ярдәм итә. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы түбәндәгеләрне аңлатып үтмәкче:

- аш-суга алдан заказ бирү:

Барлык җәмәгать туклануы оешмаларында аш-суга алдан заказ биреп кую мөмкинлеге бар – Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләрендә күздә тотылган бу. Заказ язмача, телефон элемтәсе, электрон яки башка элемтә аша хәл ителергә, ягъни рәсмиләштерелгә мөмкин. “Бронь өчен акча алып калу законга каршы килми, әмма соңыннан бу сумма заказ хисабына исәпләнелергә тиеш.

Башлангыч заказ түбәндәге мәгълүматлардан торган документ нигезендә рәсмиләштерелә: а) эш башкаручы атамасы; б) кулланучының ФИО, в) хезмәт күрсәтүнең төре, бәясе һәм түләү шартлары; г) заказны кабул итеп алу һәм үтәү даталары: д) хезмәт күрсәтү шартлары; е) якларның җаваплылыгы; ж) заказны кабул итү һәм рәсмиләштерү өчен җаваплы зат вазыйфасы; з) заказны кабул итеп алган зат имзасы;  и) башка мәгълүматлар.

Хезмәт күрсәтүгә түләү вакыты һәм түләү ысулы (алдан ук, аш-су сайлап алганнан соң, ашаганнан соң, аванс белән яки аннан башка гына, тере акча белән яки банк картасы белән түләү һ.б.) якларның килешүе нигезендә билгеләнә.

Заказ өчен түләгәндә, кулланучыга акча түләгәнлекне раслаган документ (касса чегы, счет һ.б.) тапшырылырга тиеш.

Хезмәтнең кулланучыга үзе белән килештерелгән срокта күрсәтелүе шарт (Кагыйдәләрнең 18 п.).

- кулланучының хезмәт күрсәтүдән баш тартуга хокукы:

Кулланучының үзе заказ биргән хезмәт күрсәтүдән баш тартуга хокукы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның  32 статьясында һәм Кагыйдәләрнең  27 пунктында билгеләнгән. Заказ бирелгән хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, кулланучы шул ресторанга килешү буенча бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә фактта тотылган чыгымнарын капларга тиеш.

Шул рәвешле җәмәгать туклануы предприятиеләре банкетлар оештыру һәм үткәрү хезмәте күрсәтү турында килешү төзегәндә, килешү текстына кулланучының әлеге хезмәт күрсәтүләрдән баш тартуы очрагында алдан түләп куелган сумманың кире кайтарылмавы турында шарт кертә алмый.  Эш башкаручы бары тик бу килешүне үтәүгә бәйле рәвештә фактта тотылган чыгымнарны капларлык дәрәҗәдәге суммага гына өметләнә ала. Шул ук вакытта барлык чыгымнар да документлар нигезендә расланган булырга тиеш.

- кулланучының аш-су күләмен үлчәү теләге:

Эш башкаручы кулланучыга тәкъдим ителә торган продукция күләмен (авырлыгын) тикшереп карау мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш (Кагыйдәләрнең 21 п.). Кулланучыга сатып алынган аш-су күләмен үлчәп-тикшереп карау мөмкинлеге тудыру өчен уңайлы урында тиешле җиһазның (үлчәү) урнаштырылган булу зарури.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда, түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

 

Әлмәт ш., Шевченко ур., 88
тел.: (8553) 33-67-02

Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
тел.: (85592) 7-05-07

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
тел.: (85594) 6-71-17

Лениногорск ш.,Тукай ур., 7

тел.: (85595) 5-19-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International