Казанның 137нче мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов 5нче сыйныф укучылары өчен «цифрлы ликбез»агарту проекты кысаларында дәрес үткәрде. Чара цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган.