"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Җәйге каникуллар тәмамланды, Чаллы шәһәренең "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ пенсионерларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат бирү һәм агарту эше яңартылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре һәм "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ җитәкчелеге арасындагы тыгыз хезмәттәшлек пансионатта ял итүчеләр белән даими очрашулар оештыру мөмкинлеген бирә.