2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында хезмәткәрләрне укыту булды. Дәреснең темасы: "Контроль-инспекция эшчәнлеген оештыру, теория һәм практика мәсьәләләре" дип атала иде, аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы урынбасары Ильяс Җамалетдинов уздырды.