2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы РФ Федераль казначылыкның ТР идарәсе һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командалары белән уйнады.