Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре православие бәйрәмен билгеләп үтте. Кемдер кулич алып килгән, кемдер йомырка буяган, эремчек Пасхасы, пироглар алып килделәр. Чәй өстәле артында, төшке аш вакытында, төрле бүлек хезмәткәрләре җыелды, куличлар, эремчек Пасхасы әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар.

Пасха – элек-электән килгән христианнар бәйрәме. Ул ел саен төрле вакытта билгеләп үтелә. 2020 елда исә Пасха 19 апрельгә туры килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге белгечләре Пасха бәйрәменә сыйфатлы ризыклар сайлау буенча сакчыллык чаралары турында искәртә.