22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында безнең якты киләчәк өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көн фашистлар тарафыннан җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Нәкъ менә шул көнне миллионлаган гомерләрне алып киткән, якыннарын югалткан, йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланды.