9 сентябрь көнне Зәй муниципаль районында «Экстремизм, наркомания, эчкечелек, җинаятьчелек профилактикасы» темасына утырыш узды. Түгәрәк өстәл эшендә «Яшьләр эшләре буенча идарә» МКУ белгече, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәре, «Форпост» балаларга һәм яшьләргә социаль-психологик ярдәм үзәге МУ вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.