Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына бер атна элек кул чатыры (зонт) сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул 2 көн дә хезмәт итмәгән килеш сафтан чыккан. Ул безгә әлеге зонтны алыштырырга мөмкинме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләр кулланучыны тынычландырып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирделәр. Товарда завод характерындагы җитешсезлек табылган очракта, кулланучы товарны алыштыру яки бәямен киметүне, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләпләре белән товарны сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.