Яз җитү белән, Яр Чаллы территориаль органына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кызлардан ателье хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча мөрәҗәгатьләр ешайды. Индивидуаль һәм кабатланмас кием кияргә яратучыларны турыдан-туры юл ательега алып бара. Кием дизайны аша үз-үзеңне күрсәтү идеясы безгә кадәр дә булган, безнең көннәрдә дә дәвам итә, мең елдан соң да шулай булачак. Кием-салым һәрвакыт аның иясенең статусын һәм җәмгыятьтәге урынын символлаштыра.
Кием тегү ательесына бер генә тапкыр булса да безнең һәркайсыбыз мөрәҗәгать иткәне бар. Бу остаханәдә иҗади эш алып барыла. Анда заказга индивидуаль таләпләр һәм клиентның өстенлекләре буенча кием тегәләр. Ателье турында сөйләгәндә, еш кына нәкъ менә шундый остаханәләр күз алдында тотыла.
Шәхси тегүгә ихтыяҗ тиз арта. Кешеләр сыйфатны һәм индивидуаль якын килүне югары бәяли.