Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле Татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең динамик үсештәге субъекты. Анда безнең илнең үзенчәлекле этномәдәни күптөрлелегенең бөтен палитрасы ачык чагыла. Безнең барлык уңышларыбызның нигезендә татарстанлыларның зур иҗади хезмәте ята. Татарстан Республикасында кешеләр турында кайгырту һәм кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру өстенлекле булып тора.
Республика көне - күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасына чын күңелдән – чәчәк атуын, ә аның халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!