2024 елның 22 октябреннән 24 октябренә кадәр БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуын уздырган көннәрдә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш, БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуын уздырганда кулланыла торган территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр чаралар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында кертелгән.