Бер генә гаиләдә дә Яңа ел шампан шәрабеннән башка узмый дияргә була. Россиядә бу традицияне бер гасырлык дип атарга да була инде. Аның белән иске елны озаталар һәм Яңа, бәхетле елны каршы алалар.
Иң элек эчемлекнең культурасын өйрәник. Шампан шәрабы Франциядә Шампань провинциясендә җитештерелә торган шәраб кына булырга мөмкин. Шампань - Франциянең төньягы. Мондый климатта бик затлы виноград үсә. Шампан таулары - элеккеге диңгез төбе. Мондагы туфрак бирә татлы ис һәм тәмь. Элек биредә төзелеш өчен таш табылган булса, ә хәзер бушлыкларда подваллар урнашкан, анда шампан шәрабы ясала да инде. Анда даими температура 11-14 градус, дымлылык, бик тыныч һәм караңгы, чит ис юк. Шампан шәрабы бары тик шардон, пино менье, пино нуардан гына ясала.