Россиядә өстәмә хезмәтләр һәм товарлар таккан өчен штрафлар кертелә. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин 19 октябрьдә кул куйды. Дәүләт Думасында закон кабул итү россиялеләрне намуссыз сатучылардан һәм артык чыгымнардан өстәмә рәвештә яклаячак дип саныйлар.