Татарстанда 150дән артык предприятие икмәк һәм ипи-күмәч эшләнмәләре пешерү белән шөгыльләнә һәм 6 меңнән артык сәүдә ноктасы аларны сата. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткән дегустациядә белгечләр төп ризыкның сыйфатын бәяләргә, шулай ук ипи ашаудан буй-сын бозыла һәм ул сәламәтлек өчен бигүк файдалы түгел дигән уйдырманы юкка чыгарырга омтылды.