1 дән 1 видеосы
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә сосискаларның сыйфатын бәяләделәр
Канал ТНВ каналы (“Яшәү мохите” (“Среда обитания”) программасы)
2013 елның 15 марты, җомга
Россиядә яшәүчеләрнең туклану рационын колбаса ризыкларыннан, шул исәптән сосискалар яки сарделькалардан башка күз алдына да китереп булмый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре халык арасында 1500ләп респондент катнашында анкета ысулы белән сорашып белешү үткәрде. Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарстанлыларның 80 процентка якыны даими рәвештә колбаса ризыкларын куллана. Колбаса ризыкларын сатып алучы респондентларның күбесе – 30 проценты пешерелгән колбасаларга, 18 проценты – сосиска һәм сарделькаларга, 22 проценты – чи килеш ысланган колбасаларга, 15 проценты – пешереп ысланган һәм ярымысланган колбасаларга өстенлек бирә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International