Еш бирелә торган сораулар

Авыл торак пунктларында бердәнбер булган объектларга, милеккә хокук документларыннан башка гына, алкогольле продукция сатуга лицензия алып буламы?

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында” 18 июль, 2011 ел, №218-ФЗ Федераль законга һәм Россия Федерациясенең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү һәм “Сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне ваклап сатуны һәм куллануны (эчү) чикләүләр турында” Федераль закон үз көчен югалту сәбәпле, 2012 елның 1 июленнән түбәндәге таләпләр үз көченә керә: – авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмалар мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача күздә тотылмаганда). Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен  милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача күздә тотылмаганда). (2013 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге таләпләр әзер продукциядә этил спирты 5 һәм аннан азрак процент тәшкил иткән сырага һәм сыра нигезендә җитештерелә торган эчемлекләргә карата кулланылмады). Шул рәвешле сәүдә һәм склад бүлмәләренә хокукны билгеләүче документлардан башка гына алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирелми.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International