«Сыйфат атналыгы»на багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү секторы белгечләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Көндәлек тормышта без барыбыз да даими рәвештә кибетләрдә сатып алулар ясыйбыз, мәгариф, спорт учреждениеләрендә булабыз, анда безгә кирәкле товарлар сатып алабыз һәм теләгән хезмәтләрне алабыз. Ләкин барлык сатып алучылар да гамәлдәге закон нормалары белән таныш түгел, шуңа бәйле рәвештә үз хокукларын һәрвакытта да яклый алмыйлар. Мондый очрашулар кулланучыларга мәгълүмат бирү, консультация бирү генә түгел, ә муниципаль берәмлектә кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм җирле үзидарә органнары эше турында да сөйләргә мөмкинлек бирә.
Форсаттан файдаланып, кулланучылар индивидуаль тәртиптә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар бирә алдылар, аларга һәр конкрет очракта хокукларын аңлатып, тулы җаваплар алдылар һәм законнарның төп нигезләмәләренә сылтама белән әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе бирелде.
Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тәкъдим ителде.