Еш бирелә торган сораулар

Алкогольле продукцияне ваклап сату хәл ителә торган сәүдә объектының склад бүлмәләренә нинди таләпләр куела һәм бу таләпләр нинди норматив акт нигезендә җайга салына?

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә “Росалкогольрегулирование”нең 26.10.2010 ел, №59 боерыгы белән расланган Куллану төрелмәсендәге (савыт) алкогольле һәм спиртлы продукцияне саклау ягыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә техник шартлар гамәлдә булып килә. Алар алкогольле продукцияне ваклап сату өчен дә гамәлдә булып килә. Әлеге Техник шартларның 2 пункты нигезендә, алкогольле продукция фәкать бу продукцияне кабул итү, саклау, җибәрү һәм учетын алып бару өчен билгеләнгән, стационар, конструкциясе ягыннан аерым булган бүлмәләрдә генә сакланылырга һәм әлеге бүлмәләр, аерым алганда, түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: – хезмәт (служебный) бүлмәләреннән, ярдәмче бүлмәләр һәм башка бүлмәләрдән биеклеге склад бүлмәсенең идәненнән түшәменә кадәр булган капиталь стеналар яки вакытлыча эшләнгән төзелеш конструкцияләре (вакытлыча стеналар) белән бүленеп алынырга; – механик ысул белән эшләп китә торган җилләткеч белән тәэмин ителергә; – продукцияне саклауның температура-дымлылык режимын контрольдә тотуны үлчәү приборлары (гигрометр-термометрлар, психрометрик гигрометрлар, психрометрлар, термометрлар, склад бүлмәсендә температура һәм дымлылыкны контрольдә тотуны тәэмин итәрдәй башка приборлар) белән тәэмин ителергә; – җылылык системаларыннан, суүткәргеч һәм канализация торбаларыннан кимендә 1 м ераклыкта, идәннән кимендә 15 см биеклектә урнашкан стеллажлар һәм (яки) аслыклар белән тәэмин ителергә тиеш.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International