“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктында алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган урыннар күрсәтелгән. Болар: балалар, мәгариф, медицина оешмалары, спорт корылмалары, мәдәният оешмалары, җәмәгать транспортының барлык төрләре, аның тукталыш пунктлары, ягулык салу станцияләре, күпләп һәм ваклап сату базарлары, вокзаллар, аэропортлар һәм аларның якын-тирәсендәге территорияләр. Ә якын-тирә территорияләргә чикләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә органнары карарлары белән билгеләнә торган, биналар һәм корылмаларның якын-тирәсендәге җир кишәрлекләре керә. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: җирле үзидарә органнары карарлары юк икән, димәк, югарыда күрсәтеп үтелгән объектлардан алкогольле продукцияне сатучы объектларга кадәр минималь ераклык билгеләнмәгән дигән сүз. Якын-тирә территорияләрнең минималь һәм максималь ераклыклары Законда билгеләнмәгән. Әлеге мәсьәлә җирле үзидарә органнары каравына тапшырылган.