Еш бирелә торган сораулар

Казан шәһәрендәге бер автосалонда, алдан түләп, автомобильгә заказ бирелде. Килешү нигезендә түләгәннән соң 15 көн эчендә товарны китерергә тиешләр иде. Әмма инде бер ай узды, тик сатучы, ПТС юклыгын сылтау итеп, автомобильне бирү буенча үз бурычын үтәмәде. Килешүдән баш тартып, акча средстволарын кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме, һәм бу очракта сатучыга нинди җаваплылык йөкләнә?

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 23.1 статьясы нигезендә, сатучы  сату-алу килешүе буенча башлангыч түләүне кабул итеп алып, товарны тапшыру бурычын вакытында үтәмәсә, кулланучы товарны кайтаруның яңа срогын билгели яки товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Шул ук вакытта кулланучы сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала.  Моннан тыш Сез товарны кайтару срогы чыкканнан соңгы һәр көн өчен товарга баштан түләп куелган сумманың 0,5 проценты күләмендә неустойка түләтә аласыз.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International