Еш бирелә торган сораулар

Пластик тәрәзәләр куюга килешү төзегән идем. Тик файдалану барышында, куйганнан соң җиде ай узгач, тәрәзәләрдә җитешсезлекләрне күрергә туры килде. Тәрәзә куючы, гарантия срогы чыккан инде, дип раслый. Килешүдә чыннан да, гарантия алты ай тәшкил итә, дип язылган. Сатучыга үз таләпләремне куярга буламы?

Сез үз таләпләрегезне куярга хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясы нигезендә, килешүдә күздә тотылган гарантия срогы ике елдан ким булып, башкарылган эштәге җитешсезлекләр гарантия срогы чыккач, әмма ике ел эчендә ачыкланган икән, мондый җитешсезлекләрнең эш нәтиҗәләрен кабул итүенә кадәр яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр буенча килеп чыкканлыгын раслаган очракта, кулланучы үз таләпләрен куя ала. Сорау: Интернет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы?

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International