Күптән түгел генә, быелның 28 июнендә, РФ Югары Суды Пленумының “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” №17 карары кабул ителде. Карарда кулланучыларны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирелде, шул исәптән анда Сезнең сорауга да җавап бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан күчемсез милек белән арыш-бирешләр базарында арадашчы хезмәтләре күрсәтүгә бәйле мөнәсәбәтләргә (аерым алганда, сату-алу өчен күчемсез милек объектлары сайлау, гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган максатларга аренда торагы сайлау, әлеге гражданнарга күчемсез милек объектларына карата сату-алу килешүләре һәм башка килешүләр төзүгә ярдәм итү, әлеге гражданнарның кушуы белән күчемсез милек объектларын сатуны оештырудан гыйбарәт булган риэлторлык хезмәтләре күрсәтү) кагыла. Шул рәвешле эш башкаручы (исполнитель) эшне башкару срогын бозган очракта кулланучы, үз теләгенә карап, хокуклы: –эш башкаручыга яңа срок билгеләүгә; – эшне башкаруны (тиешле бәядән) өченче затларга тапшыруга яки аны үз көче белән башкаруга һәм эш башкаручыдан сарыф ителгән чыгымнарын каплауны таләп итүгә; – эш башкарган өчен бәясен киметүне таләп итүгә: – эш башкару турында килешүне өзүгә. Кулланучы шулай ук эшне башкару срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.