Шуны искәртеп үтәргә кирәк: кулланучы техник яктан катлаулы товарда (суыткыч – нәкъ шундый товар) җитешсезлекләрнең булуын ачыклаганда, сату-алу килешүеннән баш тартып, бу товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын яки аны шул ук маркадагы (модель, артикул) яисә башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруларын (кулланучыга мондый товар тапшырганнан соң унбиш көн эчендә бәя аермасын түләргә тиешләр) таләп итүгә хокуклы. Унбиш көннән соң әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш: товарда зур җитешсезлек ачыкланганда; “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында билгеләнгән товардагы җитешсезлекләрне юкка чыгару сроклары (максималь срок – 45 көн) санга сугылмаганда; берничә тапкыр төрле җитешсезлекләрен юкка чыгару өчен товарны гарантия срогының һәр елында барлыгы утыз көннән артыграк вакыт дәвамында кулланып булмаганда (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 ст.). Сезнең суыткыч инде ике тапкыр ремонтта булган, анда кабат ниндидер җитешсезлек ачыкланса, димәк, җитешсезлекләре зур, дип исәпләргә була. Шул рәвешле суыткычыгызда тагын бер җитешсезлек ачыкласагыз, кыю төстә аны алыштыру таләбе куегыз. Кирәк булганда, безнең белгеч Сезгә сатучы исеменә дәгъва әзерләргә һәм мәсьәләне судка кадәр тәртиптә хәл итәргә булышачак.