Еш бирелә торган сораулар

Өй өчен шкафка заказ бирделәр. Әмма эшнең сыйфаты канәгатьләндерми. Килешүне өзүне һәм эш өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итеп буламы?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 ст. 1 п. нигезендә, кулланучы, башкарылган эштәге җитешсезлекләрне ачыклаганда, үз теләге белән түбәндәгеләргә хокуклы:

- башкарылган эштәге җитешсезлекләрне бушлай бетерү;

- башкарылган эш бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;

- бер үк сыйфатлы материалдан башка әйберне бушлай ясау яки эшне кабат башкару. Шул ук вакытта кулланучы аңа элек бирелгән әйберләрне кире кайтарырга тиеш;

- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эш җитешсезлекләрен бетерү буенча үзләренә тотылган чыгымнарны каплау.

Кулланучы, әгәр әлеге килешүдә билгеләнгән срокта җитешсезлекләр башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, эшне башкару турындагы шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм чыгымнарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эшнең җитешсезлекләре ачыкланса, шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы. Шулай итеп, килешүне берьяклы өзү өчен билгеле бер шартлар кирәк.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International