Еш бирелә торган сораулар

«K» мобиль элемтә салонында 10 айга исәпләнгән түләү шарты белән кесә телефоны сатып алдым. Өйдә страховка өчен түләвемне тотып калуларын күреп алдым. Сатучы минем ризалыгымнан башка өстәмә түләүле хезмәтне көчләп тагарга хокуклымы?

Юк, мондый хокукы булырга мөмкин түгел. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16 статьясындагы 3 пункты нигезендә, сатучы (башкаручы) кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә эшләр, хезмәт күрсәтүләр өчен түләү башкарырга хокуклы түгел. Кулланучы мондый эшләр (хезмәт күрсәтүләр) түләүдән баш тартырга хокуклы, әгәр алар түләнгән икән, сатучыдан (башкаручыдан) түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сезгә товар сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International