Еш бирелә торган сораулар

Базарда бүлмә өчен стенка сатып алдым. Аның кайбер детальләре яраксыз булып чыккан һәм аларны алыштырырга кирәк иде. Сатучы алмаштырам дип вәгъдә итте. Әмма 2 атнадан соң мин стенкадан бөтенләй баш тартырга булдым, бу хакта сатучыга хәбәр иттем. Сатучы товарны ике атна эчендә генә кире кайтарып була дип җавап бирде? Ул хаклымы?

Әгәр товарда җитешсезлекләре җитди булып (ягъни вакыт-вакыт чыгымнар тотарга кирәк булган җитешсезлекләр ачыкланганда яисә берничә тапкыр ачыкланса, яисә аларны бетергәннән соң кабат барлыкка килә торган җитешсезлекләр булса), Сез сату-алу килешүен өзәргә һәм сатучыга җиһазны кире кайтарып, үз акчагызны кире алырга хокуклы. Сатучының сатып алганнан соң 2 атна эчендә үз дәгъвагызны белдерергә тиеш булуы турындагы белдерүе, әгәр сезнең стенка тиешле сыйфатлы товар булса, тик форма, габарит, фасон, төс, күләме яки комплектациясе буенча килмәгән очракта гына нигезле дип санала.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International