Еш бирелә торган сораулар

"Пентакс" цифрлы фотоаппарат сатып алдым, ул начар эшләде һәм хаталар бирде. Аны ремонтка тапшырдым. Инде 2,5 ай узды, ә аны һаман да ремонтлыйлар. Минем мәгълүматлар буенча, бу вакыт эчендә 3-4 запчасть кайтартылган булса да, запчастьлар кайтуны көтәләр, имеш. Нәрсә эшли алам бу очракта һәм мин алар белән килешүне өзә аламмы, һәм акчаны кире ала аламмы?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 20 статьясындагы 1 пункты нигезендә, җитешсезлекләрне бетерү срогы килешүдә билгеләнмәгән булса, бу җитешсезлекләр сатучы тарафыннан кичекмәстән бетерелергә тиеш. Срогы чыккан һәр көн өчен товар бәясенең 1% күләмендә неустойка алына. Квитанциядә яки товарда ремонт башланган көн билгеләнгән булса, исәп-хисапны шушы датадан башларга кирәк. Шулай итеп, ремонтның 2,5 аенда сез товарның беренчел бәясеннән 75 % күләмендә неустойканы таләп итә аласыз.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International