Еш бирелә торган сораулар

Туй күлмәген химчисткага тапшырдым. Алырга килгәч, күлмәктә кара таплар барлыкка килүен күреп алдым. Минем ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы талщптщн хезмәткәрләр баш тартты. Мин химчистка җитәкчесенә дәгъва яздым, әмма әлеге предприятие администрациясе ягыннан бернинди реакция дә булмады. Бу очракта химчистка хезмәткәрләренә җаваплылык каралганмы? Алга таба нишләргә?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 статьясы нигезендә, материал (кулланучының әйберләре) тулысынча яки өлешчә югалган (зыян күргән) очракта, башкаручы өч көн эчендә аны шундый ук сыйфаттагы бер төрле материал (әйбер) белән алмаштырырга һәм кулланучы теләге буенча бер төрле материалдан (әйберләрдән) тиешле срокта, ә шундый ук сыйфатлы материал (әйберләр) булмаганда - кулланучыга югалган (зарарланган) материалның (әйберләрнең) ике тапкыр бәясен кире кайтарырга, шулай ук кулланучы тарафыннан тотылган чыгымнарны капларга тиеш.

Килеп туган ситуациядә сез судка мөрәҗәгать итү хокукыннан файдалана аласыз (Россия Федерациясе Граждан кодексының 11 статьясы).

РФ Законының 17 ст. 2 пункты нигезендә, сез яшәү урыны яки яшәү урыны буенча йә җавап бирүченең урнашу урыны буенча йә килешү төзү яки үтәү урыны буенча судка дәгъва белдерергә хокуклы. РФ Законының 17 статьясындагы 3 пункты нигезендә, судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар үз хокукларын бозуга бәйле эшләр буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.

Моннан тыш, РФ Законының 15 статьясы нигезендә, кулланучы мораль зыян өчен суд тарафыннан билгеләнә торган компенсацияне таләп итәргә хокуклы

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International