Арча шәһәрендә яшәүче Г. дигән гражданин хосусый эшмәкәр С. белән лар-суыткычны сату-алу килешүе төзегән. Килешү төзү һәм товар өчен түләү кадәресе С. дигән хосусый эшмәкәр офисында хәл ителеп, товарны алу өчен кулланучы башка төбәктә урнашкан икенче бер предприятиегә җибәрелгән.
Кулланучы Г. суыткыч-ларны үз хисабына алып кайткан, чөнки сатучының товарны китереп бирү бәясен кыйммәтсенгән. Складтан кабул итеп алганда, аңа товарның тышкы “кыяфәтен” һәм сыйфатын карау мөмкинлеге бирелмәгән.
Өенә кайтып, яңа лар-суыткычны тартмасыннан чыгаргач, җиһазның корпусында тырналган эзләрне, капкачындагы резинкасының яңадан ябыштырылуын, җөйләрендә герметик (җилем) эзләрен, капкачының әйбәтләп ябылмавын (товарның яңа түгеллеге күзгә күренеп торган!) күреп, бөтен гаиләсе әгъзалары ах иткән.
Гражданин Г. бераз тынычлангач, йөк җибәрүче белән телефон аша элемтәгә кергән: тартманы ачкач нинди хикмәтләрне күрүләре турында сөйләп биргән һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп иткән. Әмма сатучы: “Бернинди дә акчаны кире кайтармаячабыз. 40 көн эчендә җиһаз өчен бушлай яңа капкач бирәчәкбез – шуның белән шул”, - дип кырт кискән.
Әлбәттә инде, кулланучыга мондый кыртлык ошамаган. Ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Хезмәткәрләребез аңа сатучы исеменә претензия язарга ярдәм итте. Әмма претензия җавапсыз калды.
Шуннан соң Арча территориаль органы хезмәткәре ярдәмендә кулланучыбыз хосусый эшмәкәр С.га карата дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте. Судта сатучы вәкиле дәгъваны танымыйча, янәсе, чуерташлардан бернинди дә саклык чаралары күрелмичә, җиһазның 120 чакрым ераклыкка машина түбәсендә алып кайтылуын аңлатырга маташты.
Суд әлеге эш буенча товарга экспертиза үткәрүне билгеләде.
Эксперт бәяләмәсе сатып алынган җиһазда лар-суыткычны сатып алганчы ук килеп чыккан кимчелекләрнең булганлыгы турында дәгъва бирүченең фикерен хуплады. Бәяләмәдә акка кара белән болай дип язылган иде: “Капкачының алгы өлешендә бикләвече астындагы һәм уң, сул яктагы накладкаларындагы тырналган-сыдырылган эзләр рәвешендәге тышкы механик зыян килүләр эз хасил итүче каты объектка сыдырылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Уплотнительдәге кимчелекләр (почмакларының җыерчыкланып торуы һәм кыйшаюы) һәм шуның нәтиҗәсе буларак капкачының әйбәтләп ябылмавы, шулай ук җиһазның тышкы матурлыгын бозып торучы масса (җилем яки җылылык кертми-чыгармый торган күбек) эзләре ремонт билгеләре булып тора. Ачыкланган кимчелекләрне суыткыч-ларны башкасына алыштыру юлы белән юкка чыгару максатка ярашлы булачак, кимчелекләрне юкка чыгару бәясе яңа лар-суыткыч бәясенә бәрабәр. Мондый кимчелекләр товарны транспортта алып кайту-китерү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга алмый”.
Шулай итеп, сатучы товардагы җитешсезлекләр, суыткыч капкачының ремонтлануы һәм моңа кадәр аннан инде файдаланылган булу ихтималы турында әйтмичә, дәгъва бирүчене үзенә кирәкле товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән (ә ул бернинди кимчелеге булмаган яңа суыткыч сатып алуны планлаштырган бит).
Дүрт айдан соң сатып алучы белән сатучы арасындагы бәхәскә, ниһаять, нокта куелды. Суд карары нигезендә сату-алу килешүе өзелде, сатучыга 17200 сум күләмендә товар бәясен сатып алучыга кире кайтару, мораль зыянны компенсацияләү, неустойка түләү бурычы йөкләнде, моннан тыш, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 13 статьясындагы 6 өлеше нигезендә, кулланучы таләпләрен ихтыярый тәртиптә канәгатьләндермәгән өчен, сатучыдан дәгъваның гомуми суммасының 50%ы күләмендә штраф түләтелде.