Биектау районында – чираттагы утырыш

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 26 сентябрендә Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде. Чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов катнашында узды.

Утырыш башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы чарага җыелган халыкны Биектау муниципаль районының хәмер базарындагы хәлләр белән таныштырды, шуннан соң комиссия әгъзалары башкарылган эшләре турында хисап тотты, йомгак ясады һәм 2017 елның IV кварталына чаралар билгеләде.

Шулай ук сәүдә объектларында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозулар ачыкланган эшмәкәрләр дә комиссиягә чакырылган иде.

Утырышта штрафлар түләтү аерым игътибар үзәгенә алынды. Казан территориаль органы мәгълүматларына караганда, 2017 елда 2 юридик һәм 2 вазыйфаи зат, 8 хосусый эшмәкәр барлыгы 165,0 мең сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылган. Комиссия утырышы вакытына шуның 155,0 мең сумы түләнгән. Калган ике закон бозучы буенча эш суд приставлары хезмәте белән берлектә дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International