Зеленодол шәһәре үзәк китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне узды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 22 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Зеленодол шәһәре үзәк китапханәсендә “Хризантема” клубы ветераннары белән очрашу уздырды.

Клуб әгъзалары – күп еллар буе шәһәребез предприятиеләрендә – Горький, Серго исемендәге заваодларда, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, сәламәтлек саклау өлкәсе оешмаларында хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре. Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә барды. Аның барышында товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыгу ихтималы булган теге бу хәлләрдә кулланучылар хокуклары аңлатылды. Чарада өлкәннәргә, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, товарларны бик белеп кенә сатып алырга, шулай ук уяурак булырга киңәш ителде.

Белгечләребез шулай ук абый-апаларга территориаль органның хәмер базарындагы эшчәнлеге, алкогольле продукция җитештерү өлкәсендә закон бозу турында ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына тиешле форматта хәбәр иткәндә матди бүләккә ия булу мөмкинлеге турында да сөйләп үтте. Закон бозу факты расланган очракта хәбәр ирештерүчегә (Татарстан Республикасы гражданнарына) 1дән 3 мең сумга кадәр күләмдә матди бүләк бирелүе искәртелде.

Чарага җыелган халыкка төрле мәсьәләләргә багышланган “Кулланучыга белешмәлек” буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International