ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АЛКОГОЛЬ ИНСПЕКЦИЯСЕ БАЛЫК КОНСЕРВЛАРЫНА ДЕГУСТАЦИЯ ҮТКӘРДЕ (12.10.2017)

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы сәүдә челтәреннән сатып алынган балык консервларына куллану дегустациясе үткәрде.  Барлык үрнәкләргә дә иң элек лаборатория шартларында тикшеренүләр уздырылды.

Дегустация тәкъдим ителгән барлык консервлар үрнәкләре Казан шәһәре сәүдә челтәреннән сатып алынды һәм  «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе лабораториясендә тикшерелде.

Дегустация үткәрүнең максаты – сатып алынган балык консервларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, арадан иң яхшы үрнәкләрне сайлап алу, дегустация нәтиҗәләре турында кулланучыларга җиткерү; шулай ук бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту өчен җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлеккә зыян китерми торган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 үрнәк, банкадагы балык массасының 51% кына тәшкил итүе (норма буенча 70%тан ким булмаска тиеш), консистенциясе буенча тиешле таләпләргә туры килмәве, органолептик характеристикалары буенча түбән күрсәткечләргә ия булуы аркасында, норматив документлар таләпләренә туры килмәгәнлектән, конкурстан төшеп калып, дегустациягә кертелмәде. Тәгаенләп әйткәндә, болар:

  1. "Аro" сәүдә маркасы белән томат соусында Атлантика сардинасы. Җитештерүчесе: "Русский рыбный мир" ҖЧҖ, Россия, 142138, Мәскәү ш., Щаповское җирлеге, Курилово бистәсе. ЕСТ №299, ГОСТ 16987-99 таләпләренә туры килми. Балыкның масса өлеше  59% тәшкил итә (норма буенча – 70-90%), ә соусыныкы- 41% (норма буенча – 10-30%).
  2. Томат соусында Атлантика скумбриясе. Җитештерүчесе: "РК "За Родину" ҖЧҖ, Россия, 2382345, Калининград өлкәсе, Взморье бистәсе. ЕСТ №299, ГОСТ 16987-99 таләпләренә туры килми. Балыкның масса өлеше  63% тәшкил итә (норма буенча –  70-90%), соусыныкы- 37% ( норма буенча –  10-30%).
  3. "Monolith" сәүдә маркасы белән, томат соусында, эче-башы чистартылмаган, кыздырылган Балтыйк килькасы. Җитештерүчесе: "Фортуна Крым" ҖЧҖ. Адресы: 295015, Кырым Республикасы,  Симферополь ш., Субхи ур.,1б й, Россия Федерациясе.  Җитештерүче адресы: 297570, Кырым Республикасы, Симферополь районы, Фонтаны ав.  ЕСТ №299, ГОСТ 16978-99 таләпләренә туры килми. Балыкның масса өлеше 51% тәшкил итә (норма буенча – 70-90%), соусыныкы- 49% ( норма буенча – 10-30%). Банкага, берникадәр күләмдә балык койрыгы һәм башлары белән, бер төрле масса тутырылган.
  4. "Keano" сәүдә маркасы белән, томат соусында, эче-башы чистартылмаган, кыздырылган Балтыйк килькасы. Җитештерүчесе: "РК "За Родину" ҖЧҖ,

 Взморье б., Калининград өлкәсе. ЕСТ №299, ГОСТ 16978-99 таләпләренә туры килми. Балыкның масса өлеше 95%  тәшкил итә (норма буенча – 70-90%), соусыныкы – 5% (норма буенча – 10-30%). Банкага, берникадәр күләмдә балык койрыгы һәм башлары белән, бер төрле масса тутырылган.

5. "Море внутри" сәүдә маркасы белән майдагы шпротлар. Җитештерүчесе: Казахстан Республикасы,  "J.F.M. company" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, Шымкент ш. ЕСТ №299, ГОСТ 280-2009 таләпләренә туры килми. Этикеткадагы мәгълүматлары күп кенә сораулар тудыра. Шпротлар өчен кирәкмәгән  ГОСТ 16978-99 бик җете итеп күрсәтелгән һәм нетто массасы: 240 г – чынбарлыкка туры килми, чөнки үрнәкнең нетто массасы 160г тәшкил итә.

Балык консервлары һәм пресервларының сыйфатын компетентлы дегустация комиссиясе бәяләде. Аның составына профессиональ экспертлар, контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәүдә челтәрләренең товар белгечләре керде.

Тын океан сайрасын дегустацияләү йомгаклары:

Урын

Балык консервы атамасы

Җитештерүче атамасы

1

"Monolith" сәүдә маркасы белән Тын океан сайрасы, табигый 

Җитештерүчесе: "АПК "Славянский-2000" ҖЧҖ, Россия, 690003, Приморье крае, Владивосток ш.,.Бестужев ур., 24 йорт, 4 ф. Производство адресы: Россия, 692701, Приморье крае, Хәсән районы, Славянка ш.т.б., Ленин ур., 1

2

"Каждый день" сәүдә маркасы белән Тын океан сайрасы, табигый

Җитештерүчесе:"Балт-Фишплюс" ҖЧҖ,180506, Россия Федерациясе, Псков өлкәсе, Псков районы, Щиглицы ав.

2

 "Аro" сәүдә маркасы белән Тын океан сайрасы, табигый

Җитештерүчесе: "Русский рыбный мир" ҖЧҖ, Россия, 142138, Мәскәү ш., Щаповское җирлеге, Курилово бистәсе, Үзәк урам,15 й., 1бина. Завод И01

3

Май өстәлгән Тын океан сайрасы, табигый

 "Дальморепродукт" ХК ААҖ,, Россия, 690950, Приморье крае, Владивосток ш.,Пологая ур., 53, тел.(423) 2215-910, 2215-873

4

Тын океан сайрасы, табигый

 "Дальморепродукт" ХК ААҖ, Россия, 690950, Приморье крае, Владивосток ш., Пологая ур., 53, тел.(423) 2215-910, 2215-873

5

"Морская радуга" сәүдә маркасы белән Тын океан сайрасы, табигый

Җитештерүчесе: "Рыбозавод Большекаменский" ҖЧҖ, Россия, 692803, Приморье крае, Большой камень ш., Андреевская ур., 14, тел.(423) 243-82-87, (42335) 41-478, e-mail:fish_bk@mail.ru

6

"Monolith" сәүдә маркасы белән, май өстәлгән Тын океан сайрасы, табигый

Җитештерүчесе:"АПК "Славянский-2000" ҖЧҖ, Россия, 690003, Приморье крае, Владивосток ш., Бестужев ур.,24 й., 4 ф. Производство адресы: Россия, 692701, Приморье крае, Хәсән районы, Славянка ш.т.б., Ленин ур.,1

7

"Море внутри" сәүдә маркасы белән Тын оекан сайрасы, табигый

Җитештерүчесе: "Охотское" ҖЧҖ, 693004, Россия, Көньяк Сахалин ш., Ленин ур., 480А. Тел.(4242)75-24-59. E-mail:okhotskoe@mail.ru

 

Шпротларны дегустацияләү нәтиҗәләре:

 

Урын

Балык консервлары атамасы

Җитештерүче атамасы

1

"Fine Life" сәүдә маркасы белән майдагы шпротлар

Җитештерүчесе: "РК "За Родину" ҖЧҖ, 238345, Россия, Калининград өлкәсе, Взморье б., Заливная ур., 2а.  "Метро Кэш энд Керри" ҖЧҖ заказы буенча җитештерелгән, Россия, 125445, Мәскәү, Ленинград  ш., 71Г.

2

"Вкусные консервы"сәүдә маркасы белән  майдагы шпротлар  

Җитештерүчесе:"БАЛТ-ОСТ" ҖЧҖ, Россия, 390029, Рязань ш., Высоковольтная ур., 40 й., т/ф:(4912) 24-52-71

3

"Stella Maris" сәүдә маркасы белән майдагы шпротлар

 "J.F.M. Company җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, "  Казахстан Республикасы, Шымкент ш., Сайрамское шоссе б/н. KZ X.13/G2-0283/E. Тел.8(72531) 35489

4

"Морская радуга" сәүдә маркасы белән майдагы шпротлар

 "Комплект-Ж. Юридик адресы: 390039, Россия, Рязань өлкәсе, Рязань ш., Бирюзов ур.,6 й., к.2, 59 ф. Факттагы адресы: 390525, Россия, Рязань өлкәсе, Рязань районы, Поляны ав., Революция ур., 92 й.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International