2017 елның 7 ноябрендә Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең «Тулпар» сәүдә үзәгендә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучылар өчен “Консультация пункты” оештырды. Әлеге чара Европа сыйфат атнасына багышлап үткәрелде.
Сәүдә үзәгенә килүчеләр һәм эшмәкәрләрне чарага ничек тә күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, эчке элемтә аша биредә белгечләребезнең эшләве турында игълан ителде. Белгечләр, вакытны әрәм итмәс өчен, шундук сәүдә павильоннарына юнәлде. Тик аларны шактый ук салкын каршы алдылар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның эшчәнлеге белән таныштырып, Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән буклетларны өләшкәннән соң гына хосусый эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә башлады, кайберәүләре проблемалары белән үк уртаклашырга тотынды. Эшмәкәрләрнең берсе, куллану үзенчәлекләренең бердәй булуына карамастан, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә, шиньоннарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый, ә бүрекләрне – була, дип аптыравын белдерде.
Ә бер кулланучы халык арасында популярлык казанган кибеттә алдашуларына зарланып алды. Баксаң, ул телевизор сатып алган икән. Җитештерүчесе техникага 24 айлык гарантия вакытын һәм 36 ай дәвамында бушлай сервис хезмәте күрсәтүне билгеләгән. Ягъни җитештерүче үз товарына болай да өч еллык бушлай сервис хезмәте күрсәтүне билгеләгән, дигән сүз. Ә сатучы кулланучыга шул ук чор өчен тагын Өстәмә сервис хезмәте күрсәтү сертификатын да көчләп такмакчы булган. Димәк, кулланучы, чыннан да, алдашуга юлыккан, дигән сүз. Белгечләребез аңа борчылмаска киңәш итте һәм Өстәмә сервис хезмәте күрсәтү сертификатының хезмәт күрсәтү булып торуын, ә инде Законның 32 статьясы нигезендә, фактта тотылган чыгымнар өчен түләгәндә, кулланучының хезмәт күрсәтүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта алуын аңлатты.
Шулай ук, форсаттан файдаланып, үлчәме ягыннан яраксыз булып чыккан хатын-кыз итеге өчен түләнгән акчасын кире кайтарырга ярдәм итүне сорап эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать иткән кулланучының язмача гаризасы урында карап тикшерелде. Хосусый эшмәкәргә законның төп нигезләмәләре аңлатылды (аларны ул дөрес аңламаган булып чыкты). Шуннан соң эшмәкәр ханым кулланучы таләбен канәгатьләндерергә карар итте.
“Тулпар” сәүдә үзәгенә килүчеләр дә, кызып-кызып сөйләшүебезгә игътибар итеп, әңгәмәгә кушылды. Шулай итеп, әңгәмәбез әкренләп кенә бәхәсләшүгә күчте.
“Консультация өстәле” эше барышында барлыгы 4 хосусый эшмәкәр һәм 8 кулланучыга консультация бирелде.
Чарада катнашкан барча кешегә “Кайнар линия” телефонының эшләве, аның аша кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бушлай профессиональ ярдәм алып булуы турында белдерелде.