Әлмәттә кулланучылар өчен акция булды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 9 ноябрьдә – “Меридиан” һәм 10 ноябрь көнне – “Тәмле” кибетләрендә кулланучылар өчен “Европа сыйфат атнасы”на багышланган акция үткәрде.

Чараларның төп максаты – кулланучыларны товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр арасыннан сыйфатлысын сайлап алырга өйрәтү. Белгечләребез торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, сыйфатсыз товарны алыштыру, товарның гарантия, хезмәт итү сроклары, мебель, тәрәзәләр эшләү һәм аларны китереп бирү срокларын бозу, экспертиза үткәрү процедуралары, документларны судка тапшыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде

 Сатып алучыларны иң борчыганы кибет киштәсендәге бәя белешмәлекләрендә күрсәтелгән бәянең кайвакыт кассадагы бәягә туры килмәү мәсьәләсе булып чыкты. Хезмәткәрләребез бу очракта иң беренче чиратта кибет администраторына мөрәҗәгать итеп, сәүдә кагыйдәләрен бозу турында әйтү, әгәр ул таләпне үтәүдән баш тартса, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсен сорап алу һәм анда килеп туган хәлне тасвирлау зарурилыгы  турында аңлатты. Шулай ук кибет җитәкчесенә түләнгән акчаны кире кайтару турында язмача дәгъва куярга, таләп канәгатьләндерелмәгән очракта кулланучының үз хокукларын даулап судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы булуы да бәян ителде.

Моннан тыш кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны һәм аларны санга сукмау очракларында нинди гамәлләр кылырга тиешлекне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен кулланучылар арасында анкета чарасы үткәрелде.

Кулланучылар территориаль орган хезмәткәрләренең урында кирәкле мәгълүматлар белән бушлай таныштыруыннан бик тә мәмнүн калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International