Курсны тыңлаучыларга – өлкән яшьтәге кешеләргә Бөтендөнья сыйфат көненең килеп чыгу тарихы, “ГОСТ” һәм “Техник Шартлар” дигән төшенчәләрнең асылы, колбаса ризыкларының төрләре, аны җитештерү этаплары һәм технологияләре турында сөйләп үтелде.
Тарих битләреннән: “Докторская” колбасасына кайбер ашказаны авырулары очрагында ашкайнату өчен җиңел үзләштерелә торган ризык буларак әнә шундый исем бирелә. 1936 елның 29 апрелендә СССР азык-төлек сәнәгате наркомы Анастас Микоян хәзерге Микоян ит комбинатында җитештерелә торган продукциянең яңа ассортиментын хуплап имза сала. Хәзер инде легендага әйләнгән “Докторская” нәкъ менә шуңа кергән була да инде.
Өлкән буын вәкилләре мисал үрнәгендә 1937 елгы “Докторская” колбасасы ГОСТы белән 2003 һәм 2011 елларда эшләнгән заманча ГОСТлар арасындагы аерманы күрде.
Колбаса ризыкларын дегустацияләү чараның төп вакыйгасына әйләнде. Дегустаторлар игътибарына пешерелгән колбасаның 5 төре тәкъдим ителде. Хосусый эшмәкәр Валентина Атнашова («Экономная хозяйка» кибете) чараның спонсорына әйләнде. Шулай итеп, дегустаторлар колбасаның тәмен, төсен һәм исен бәяләү, шулай ук ризыкның консистенциясе, тышкы “кыяфәте” өчен баллар кую мөмкинлеге алды.
Үткәрелгән дегустация нәтиҗәләре буенча түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:
1 нче урын «Челны-Мясо» ҖЧҖ (Чаллы ш.) җитештергән сосискага бирелде;
2 нче урында – хосусый эшмәкәр Р.М.Мотыйгуллинның (Мамадыш ш.) «Докторская» колбасасы;
3 нче урында – «Старомоньинский мясокомбинат» ҖЧҖнең (Удмуртия) «Измайловская» колбасасы.
“Беренче ике очракта колбаса ризыклары ГОСТ буенча җитештерелгән, ә өченче очракта – ТУ буенча”, – дип йомгак ясады этикеткаларындагы мәгълүматларны укыганнан соң “Гомер көзенә керүчеләр университеты” факультеты “студентлары”.
Очрашу азагында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Розия Бикметова чараны оештырган өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Эльмира Досмановага рәхмәт белдереп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.