«Ашале» азык-төлек технопаркында

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Халык өчен үзендә азык-төлек җитештерү – “Ашале” азык-төлек технопаркының озак срокка исәпләнгән стратегиясе әнә шул. Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы тәкъдиме нигезендә, җирле җитештерүчеләр хуплавы белән, Әлмәт районын гына түгел, бәлки тулаем бөтен республиканы да товарлар белән тәэмин итә алырдай азык-төлек технопаркын булдыру турында карар кабул ителгән иде. Хәзерге вакытта анда 6 резидент үзенең продукциясен җитештерә (http://almetievsk-ru.ru/ материаллары буенча).

Биредә «Амар» токмач җитештерү предприятиесе 12 төрдәге продукция эшләп чыгара. Болар – вермишель, спагетти, кул токмачы һәм, әлбәттә инде, барыбыз да яратып куллана торган рожки. Продукциянең сыйфаты – иң югары дәрәҗәдә, дип ышандыра фирма директоры. Белгечләр чималның сыйфатын һәм технологияләрнең үтәлүен җитди контрольлектә тота.

Токмач җитештерү предприятиесендә 12 кеше эшли. Аена алар уртача 150 тоннадан артыграк токмач эшләп чыгара. Әмма бу чик күрсәткеч түгел әле, дигән фикердә производство директоры.

- Киләсе атнада  өстәмә җиһаз китереләчәк. Безгә ул аена 800 тонна чамасы продукция җитештерү мөмкинлеге бирәчәк, – ди технопарк резиденты – «Амар» ҖЧҖ директоры Рәсим Хәйретдинов.

Моннан тыш «Амар» – токмачны үзе үк җитештерүче предприятиеләрнең берсе. Аның продукциясе Татарстан районнарына гына түгел, күрше республикаларга да җибәрелә.

 Азык-төлек технопаркының тагын бер резиденты – ул да булса икмәк пешерү предприятиесе. Биредә өч төрле продукция –  «Сельский», беренче сортлы һәм «Дарницкий» икмәкләре пешерелә.

Технопаркының тагын бер резиденты икмәк-күмәч ризыкларын җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә югары сортлы икмәк, күмәч, тортлар һәм төрледән-төрле кондитер әйберләре, шулай ук перәннекләр эшләп чыгарыла. Ит ярымфабрикатларын җитештерү буенча аерым цехы да бар.

- Без туңдырылган өчпочмаклар, тавык итеннән бәлешләр, самса эшләп чыгарабыз. Ассортиментыбызда – 40 тан артыграк товар, – ди технопарк резиденты, хосусый эшмәкәр Гүзәлия Бәширова.

Ә инде салат җитештерү цехы, салатлар белән беррәттән, муниципаль учреждениеләр өчен яшелчә “нарезкалары” да  әзерли.

 Технопарк территориясендә, җитештерүчеләрдән тыш, ике лаборатория – производство һәм Бөтенроссия сыйфат оешмасы  лабораторияләре эшләп килә. Алар чималның, шулай ук җитештерелә торган продукциянең сыйфатына күз-колак булып тору мөмкинлеге бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International