Чарада күп функцияле үзәккә килүчеләр бик актив катнашты. Аларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук претензия төзүгә ярдәм итү турында бер язмача мөрәҗәгать алынды.
Чарада сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар мәсьәләсе, аларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру тәртибе каралды. Кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысулы һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләргә, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына тукталып үтелде.
Чара вакытында халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.