ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Актаныш районыннан бер кулланучы мөрәҗәгать итте
“Автомобиль сатып алу өчен бик озак әзерләнергә, дөресрәге, бик озак акча җыярга туры килде. Азапланып җыйган хәләл акчама, ниһаять, кыйммәтле “корыч ат” сатып алгач, шатлыгым эчемә сыймады. Әмма бу хис озакка бармады шул. Яңа автомобильдә бер ай йөрдемме-юкмы, завод брагы “баш калкытты” – машина йөртүче урындыгы ватылды. Сервис үзәгенә мөрәҗәгать итүемә 45 көннән артыграк вакыт узды инде, әмма әле һаман да автомобилемә гарантия ремонты ясалмаган”, – дип зарланды автомобиль хуҗасы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан “Диалог – авто” автосалонында булып кайтты. Салон җитәкчелегенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел,№2300-1 РФ Законының (алга таба – Закон) 20 статьясындагы 1 пункты, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срогы (45 көн) аңлатылды.
Белгечләребез башкарган эш нәтиҗәсендә «Диалог – авто» автосалоны җитәкчелеге кулланучыга таләпләрен канәгатьләндерү срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен неустойка түләтү турында карар кабул итте. Шул ук вакытта кулланучыга неустойка суммасын акчалата яки автомобильгә өстәмә сервис рәвешендә түләү арасыннан икесенең берсен сайлап алырга тәкъдим ителде, шулай ук китерелгән уңайсызлык өчен гафу үтенелде. Нәтиҗәдә ике як та автомобильдәге кимчелекләрне юкка чыгаруның (машина йөртүче урындыгын алыштыру) яңа срогы турында карарга килде.