Югары Ослан районында гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 6 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында хосусый эшмәкәр Р.М.Халиковның базарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Район халкы куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар бирде. Мәсәлән, сатучы мебельне җитештерү срогына сыешмаса, нишләргә, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучы нишләргә тиеш, сыйфатсыз товарга юлыккан очракта кулланучы товарны башкасына алыштырып бирүдән баш тартып, аның өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә аламы, суыткычка гарантия ремонты ясауның максималь срогы күпме һәм бу срок санга сугылмаган очракта нишләргә, дигәнрәк сорауларга җаваплар ирештерелде. Белгечләребез “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп статьяларын аңлатты. Гражданнарны күчмә кабул итү хосусый эшмәкәр Р.М.Халиков катнашында узды.

Территориаль орган белгечләре базарда сатучы хуҗалык итүче субъектларга РФ Хөкүмәтенең  10.11.2011ел, №924 карары (“Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында” 27.05.2016 ел, 17.09.2016 елгы үзгәрешләр белән) нигезендә расланган Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге аңлатылды.

Чара ахырында кулланучылар өчен тематик буклетлар һәм алар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International