29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014 -2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасының чаралар планын үтәү кысаларында унбиш колбаса үрнәгенә куллану дегустациясе булып узды. Куллану дегустациясе республикабызның ваклап сату челтәрләрендә сатыла торган колбаса ризыкларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, иң сыйфатлыларын ачыклау һәм дегустация нәтиҗәләрен кулланучыларга түкми-чәчми җиткерү максатыннан чыгып үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әлеге базарга тикшеренү, шул исәптән мониторинг һәм кулланучылар арасында сорашып-белешү уздырды. Сорашып-белешүдә 1000нән артыграк респондент катнашты.
Ит ризыклары, иң мөһим аксым чыганагы буларак, халыкның куллану кәрҗинендә аерым бер урын алып тора. Татарстан Республикасында итне еллык куллану күләме җан башына чама белән 65-70 кг чамасы тәшкил итә.
Шул ук вакытта ит ризыкларын куллануда иң зур өлешне колбаса ризыклары алып тора – ит продуктларын куллануның гомуми структурасында аларның өлеше – 45%. Ит ризыкларының итне кысрыклап чыгаруы җәмгыятьтә социаль вәзгыятьнең үзгәрүенә бәйле: кешеләрнең буш вакыты кимү сәбәпле озак әзерләүне таләп итүче продукциягә ихтыяҗ арта. Ә бу колбаса ризыклары җитештерүчеләргә бик тә кулай.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан халык арасында үткәрелгән анкета чарасы шуны күрсәтте: сорашып-белешүдә катнашучыларның 80%ы чамасы колбаса ризыкларын сатып ала. Кулланучылар әлеге продукцияне асылда атнасына бер тапкыр ала (респондентларның 61,3%ы). Шул ук вакытта Татарстан башкаласында һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең бу ризыкны авыл халкына караганда ешрак куллануы ачыкланды.
Колбаса сатып алучы респондентлар арасыннан күбесенең – 30%ының пешерелгән колбасага, 18%ының – сосиска һәм сарделькалар, 22%ының – чи килеш ысланган, 15%әр процентының пешереп ысланган һәм ярымысланган колбасаларга өстенлек бирүе мәгълүм булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: күбрәк татарлар яши торган районнарда сатып алучылар арасыннан байтагының “Хәләл” маркасы белән эшләнгән колбаса ризыкларына, шулай ук майсыз, ягъни дуңгыз ите кертелмәгән колбасаларга өстенлек бирүләре аңлашылды. Пешерелгән колбасалар арасыннан иң күп кулланыла торганнары – гадәттәгечә, "Докторская", "Молочная". Ә инде ярымысланган колбасалар арасыннан – "Краковская", "Таллинская".
Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшенә бәйсез рәвештә, кулланучыларның колбаса ризыкларын сайлауда төп критерийләре арасыннан – продукциянең сыйфаты (сорашып-белешүдә катнашучыларның 43%ы шулай дип җавап бирде) һәм бәясе (33%ы). Шуннан соң кулланучылар өчен әһәмиятле критерийләр – тәме (респондентларның11%ы иң элек шуңа таяна) һәм маркасы, җитештерүчесенең танылган булуы (8%ы). Гомумән алганда, кулланучыларның халык арасында танылган җитештерүчеләрнең колбаса ризыкларын сатып алырга тырышулары беленде.
Әйтергә кирәк, республикабызның колбаса базарында җирле җитештерүчеләрнең генә түгел, бәлки Мәскәү, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Саратов өлкәсе һәм Россиянең күп кенә башка төбәкләре җитештерүчеләренең продукциясе дә урын алган. Кибетләр киштәләрендә ГОСТ буенча, шулай ук төрле техник шартлар буенча эшләнгән төрледән-төрле продукцияне күрергә була.
Куллану үзенчәлекләрен бәяләү өчен пешерелгән колбасалар арасында иң популяр «Докторская» югары сортлы колбасасы һәм ярымысланган колбасалар арасыннан халык күбрәк куллана торган "Краковская" сайлап алынды. Бу колбасаларның икесе дә ГОСТ таләпләре нигезендә эшләнгән, колбасаларның икесенең дә составы катгый регламент кысаларына кертелгән.
Дегустация өчен сатып алынган «Докторская» пешерелгән колбасасының бәясе – бер килосы өчен 258 - 556 сум (бәясенә колбаса ризыкларының тышчасы йогынты ясый), ә "Краковская"ныкы – бер килосы өчен 441 - 543 сум.
Дегустациягә чыгарылган барлык колбаса үрнәкләре Татарстан Республикасы шәһәрләре: Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге сәүдә объектларыннан сатып алынды (колбаса үрнәкләрен сатып алу буенча комиссия төзелде). Үрнәкләрнең нәкъ менә Кама аръягы зонасыннан сатып алынуы очраклы түгел – республикабызның ит ризыкларын төп җитештерүчеләр нәкъ менә биредә тупланган. Болар – «Челны-мясо» ҖЧҖ (Тукай районы), «Елабужский мясокомбинат» АҖ (Алабуга ш.), «Челны-Бройлер» ҖЧҖ (Чаллы ш.), «АПК «Камский» ҖЧҖ (Чаллы ш.), «Оптовик» ҖЧҖ (Алабуга ш.). Колбаса үрнәкләрен сатып алу буенча комиссия составына, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән тыш, шулай ук «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениеләре вәкилләре керде. Дегустациягә фәкать ГОСТ Р 52196 «Изделия колбасные вареные» таләпләре нигезендә эшләнгән «Докторская» пешерелгән колбаса үрнәкләренең генә сатып алынуын билгеләп үтәргә кирәк. Үрнәкләр сатып алганда, комиссия «Докторская» пешерелгән колбасасы маркасы белән, соя һәм башка өстәмәләр кушып, ТУ нигезендә эшләнгән колбаса ризыкларын сату фактына, шулай ук “Докторская” сүзенә Экстра, Новая, ГОСТ дигән сүзләр өстәлгән бик күп ялган «Докторская»ларга тап булды.
Барлык үрнәкләрдә дә иң элек лаборатория тикшеренүләре уздырылды. Программага кертелгән чаралар кысаларында ГОСТ таләпләре буенча эшләнгән барлыгы 40тан артыграк атамадагы колбаса тикшерелде. Аларда микробиологик, физик-химик һәм органолептик күрсәткечләре буенча физик-химик күрсәткечләр ягыннан норматив документлар таләпләренең үтәлмәве, производствода тиешенчә контрольлекнең булмавы турында сөйләүче аерым бер кимчелекләр табылды, шулай ук кайбер үрнәкләрдә продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы ягыннан кулланучылар өчен ялган мәгълүматларның күрсәтелүе билгеләнде. Ачыкланган кимчелекләр арасыннан иң җитдие – продукциядә дым-су микъдарының тиешле таләпләргә туры килмәве: бу продуктның яраклылык срогын киметә, шулай ук колбасаның сыйфатына да “суга”. Моннан тыш тикшерелгән үрнәкләрнең 15 %ында натрий нитриты, аксым, әче фосфатаза матдәләре микъдарының кирәгеннән артык күләмдә булуы ачыклануын искәртеп үтү кирәк. Теге яки бу кимчелекләре табылган үрнәкләр дегустациягә кертелмәде.
Чарага, үзләренең продукциясен башка предприятиеләр продукциясе белән чагыштырып, тиешле нәтиҗә ясасыннар өчен, кирәк булган очракта “итәк-җиң”нәрен җыеп, көндәшлеккә сәләтләрен арттырсыннар өчен, җитештерүче предприятиеләр вәкилләре дә чакырылды.
Колбасаларның сыйфатын компетентлы дегустация комиссиясе бәяләде. Аның составына профессиональ экспертлар, контрольлек-күзәтчелек органнары, сынау лабораторияләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары. җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре керде.
Колбаса үрнәкләре төсе һәм исе, тышкы “кыяфәте” һәм тыгызлыгы буенча бәяләнде. Һәр үрнәк өчен максималь бәя 15 балл итеп билгеләнде.
Безнең белешмә: «Докторская» колбасасы 1936 елдан бирле җитештерелә. Азык-төлек сәнәгате наркомы Анастас Микоян Указы белән яңа сортлы колбаса җитештерә башлау турында боерык чыгарыла. Әлеге колбаса “...гражданнар сугышы һәм патша залимлеге аркасында сәламәтлеге какшаган сырхауларга” билгеләнә. “Сәламәтлекне торгызучы ризык” рецепты болайрак: 100 кг колбаса 25 кг югары сортлы мал итеннән, 70 кг ярыммайлы дуңгыз итеннән, 3 кг йомырка һәм 2 кг сыер сөтеннән торырга тиеш була. Атамасына килгәндә, “доктор ни язып бирсә, шул” әйтеменнән килеп чыга. Чималының югары сыйфатлы һәм майсыз булуы нәтиҗәсендә балалар ризыгы һәм сихәтле ризык буларак тәкъдим ителә.
Ә «Краковская»колбасасының “ватаны” – исеменнән күренгәнчә, Польшаның Краков шәһәре. Ул инде XVI гасырда ук, тәмләткечләр өстәп, әйбәт сыйфатлы ит фаршыннан пешереп ясалган өй колбасасы сыйфатында пәйда була. Россия бу үзенчәлекле рецептка XVIII гасырда чит илләрдән өйрәнә. Соңыннан (1917 елда) рецепт берникадәр үзгәртелә, чөнки бәясен арзанайту максатыннан дуңгыз мае өсти башлыйлар. Бүген без нәкъ менә шундый үзгәртелгән рецепт буенча әзерләнелә торган «Краковская» колбасасын ашыйбыз.
Органолептик күрсәткечләрен бәяләү нәтиҗәләре буенча түбәндәге җитештерүчеләрнең «Докторская» пешерелгән колбаса үрнәкләре иң югары дәрәҗәдә уртача балл җыйды:
|
Урын |
Колбаса атамасы |
Җитештерүче атамасы |
Уртача балл |
|
1 |
"Сосновоборская" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы |
"АПК" Камский" ҖЧҖ, 423800, Татарстан Республикасы, Чаллы ш., Производственный проезд, 26/25 |
13,15
|
|
2 |
"РМ"сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
Хосусый эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М. Производство адресы: 422191, Россия, Татарстан Республикасы, Мамадыш ш., Дачная ур.,15 й.
|
13,02
|
|
3 |
"ВЕЛКОМ"сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Мясокомбинат "Павловская Слобода" ҖЧҖ, Россия, 143581, Мәскәү өлкәсе, Истра районы, Павловская Слобода б., Ленин ур., 75.
|
12,81
|
|
4 |
"Дымов" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Дымовское колбасное производство" ҖЧҖ. Россия, 121609, Мәскәү ш., Крылатская ур.,37.
|
12,73
|
|
5 |
"Челны-Мясо" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Челны-мясо" ҖЧҖ, 423800, Россия, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Комсомолец б. |
12,33
|
|
6 |
"Фермерские угодья" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Оптовик" ҖЧҖ. Производство адресы: 423895, Россия, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге, Магистральная ур., 1 й. |
12,29 |
|
7 |
"Йола" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Йошкар-Олинский мясокомбинат" ЯАҖ, 424006, Россия, Марий Эл Республикасы, Йошкар-Ола ш., Кокшайский проезд, 44. |
12,29
|
|
8 |
"Черкизовский" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
Җитештерүчесе: ОАО "ЧМПЗ": урнашу адресы: Россия, 107143, Мәскәү ш., Пермь ур., вл.5.
|
11,23
|
|
9 |
"Гостинская" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"Птицеводческий комплекс" Ак Барс"ҖЧҖ (Зеленодол филиалы). Факттагы адресы: 422527, Россия. Татарстан Республикасы, Зеленодол районы, Осиново ав.
|
10,38
|
|
10 |
"Атяшево" сәүдә маркасы белән "Докторская" пешерелгән колбасасы
|
"МПК "Атяшевский" ҖЧҖ. Производство адресы: 431030, Россия, Мордовия Республикасы, Торбеевский районы, Торбеево б., Водная ур.,17 й.
|
10,21
|
Органолептик күрсәткечләрен бәяләү нәтиҗәләре буенча түбәндәге җитештерүчеләрнең «Краковская» ярымысланган колбаса үрнәкләре иң югары дәрәҗәдә уртача балл җыйды:
|
Урын |
Колбаса атамасы |
Җитештерүче атамасы |
Уртача балл |
|
1 |
"Фермерские угодья" сәүдә маркасы белән “Краковская” ярымысланган колбасасы |
"Оптовик" ҖЧҖ. Производство адресы: 423895, Россия, ТР, Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге, Магистральная ур., 1 й. |
13,83 |
|
2 |
"Сосновоборская" сәүдә маркасы белән “Краковская” ярымысланган колбасасы |
АПК "Камский" ҖЧҖ, 423800, Россия, Татарстан Республикасы, Чаллы ш., Производственный проезд, 26/25. |
12,83 |
|
3 |
"Челны - Мясо" сәүдә маркасы белән “Краковская” ярымысланган колбасасы |
"Челны - Мясо" ҖЧҖ, 423800, Россия, ТР, Тукай районы, Комсомолец б. |
12,29 |
|
4 |
"Елабужский мясокомбинат" сәүдә маркасы белән “Краковская” ярымысланган колбасасы |
"Елабужский мясоконсервный комбинат" АҖ. 423600, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга муниципаль районы, "Алабуга шәһәре" муниципаль берәмлеге, "Алабуга" сәнәгать мәйданчыгы территориясе, 13.1, корпус 1. |
11,50 |
|
5 |
"Йола" сәүдә маркасы белән “Краковская” ярымысланган колбасасы |
Йошкар - Олинский мясокомбинат" ЯАҖ, 424006, Россия, Марий Эл Республикасы, Йошкар - Ола ш., Кокшайский проезд, 44. |
10,81 |
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
Дегустациядә катнашкан калган җитештерүчеләрнең барчасына алга таба уңышлар һәм киләчәк дегустацияләрдә җиңүләр телибез.