ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең “Меценат” базарында “Базарда дежур тору” чарасының чираттагысын үткәрде. Ел бик җанлы башланып киткәнлектән, эшмәкәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләре өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышты. Күпләрне, сыйфатсыз товар сатканда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен ничә көн таләп ителә; сатып алынган товарының сыйфаты буенча кулланучы күпме вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала; гарантия срогы булмаган очракта экспертизаны кем уздырырга тиеш; ялтыравык фурнитурага керәме, кебек сораулар кызыксындырды.
Сыйфатсыз товарны кире кайтару мәсьәләсе буенча бик тә кызу фикер алышу булды. Яңа ел алдыннан гүзәл затларның барчасы да диярлек, бәйрәмне купшы каршылау өчен, яңа кием-салым юнәтергә тырышты. Әмма бәйрәмне яңа күлмәк киеп каршылаганнан соң, ярлыгын урынына әйбәтләп кенә элеп куеп, янәсе, үлчәме ягыннан яраксыз булып чыкты, дип, киелгәне күренеп торса да, киемен кире кайтарырга ниятләүче кайбер туташ-ханымнар эшмәкәрләрне таңга калдырган. “Без бу очракта ни эшләргә тиеш соң?” – дип гаҗәпсенде алар. Бүлек белгечләре эшмәкәрләрнең барлык сорауларына квалификацияле, тәфсилле җаваплар бирде. Әйтергә кирәк, хосусый эшмәкәрләр үткәрелгән чарадан бик тә канәгать калып, белгечләребез белән киләсе очрашуларны түземсезләнеп көтәселәренә ышандырды.
Чара барышында кулланучылар да игътибарсыз калмады. Чара үткәрү кысаларында Кулланучылар белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды. Болар – “Эчке туризм хезмәтләрен күрсәтү”, “Түләүләрне кабул итү”, “Кулланучының сыйфатлы товарны алыштыруга һәм кире кайтаруга хокукы”, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучы хокуклары”, “Интернет аша товарлар сатып алу” һ.б белешмәлекләр.
Сүз уңаеннан, буклетлар өләшүнең дә бик нәтиҗәле мәгълүмати-аңлату эше булып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Белешмәлекләрдәге мәгълүматлар тар юнәлешле булганлыктан, теге яки бу кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксынлдырган сорауга бик тиз генә җавап табып, аны нәтиҗәле төстә хәл кылу мөмкинлеге бирә.
Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерүдәге хезмәттәшлеге өчен “Меценат” шәһәр базары җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.