Сюрпризлы җиһаз

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәт территориаль органына Ш. дигән бер пенсионер мөрәҗәгать итеп, үзенең моң-зарын сөйләп бирде. Баксаң, ханымның 5 000 сумга  сатып алынган теплообменнигы өч тиенгә яраксыз булып чыккан икән. Гәрчә җиһаз  шактый ук зур кибеттән сатып алынса да, паспорты, инструкциясе сатып алучыга биреп җибәрелмәгән, шулай ук товарның гарантиясе дә юк икән. Ягъни “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 10 статьясы (анда җитештерүченең (эш башкаручы, сатучы) кулланучыга, үзенә тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга бурычлы булуы күздә тотылган) санга сугылмаган дигән сүз.

Урнаштырып, су җибәргәннән соң җиһазның формасы үзгәреп, бер кырыеннан су ага башлаган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шундук сатучыга килеп туган хәлне судка кадәр җайга салу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әмма сатучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тартты.

Эшләр болайга киткәч, территориаль орган белгече Ш.ханымга судка мөрәҗәгать итү өчен дәгъва гаризасын язарга ярдәм итте. Ахыр килеп, җәмәгать судьясы карары белән дәгъва өлешчә канәгатьләндерелде. Тәгаенләп әйткәндә: Ш.ханымга  товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару хисабына  5000 сум; мораль зыянны компенсацияләү хисабына 500 сум; шулай ук  2750 сумлык штраф сатучыдан түләтелде.

Шулай итеп, үз дигәнендә нык торуы һәм бу тормышта акны карадан аера белүе пенсионер ханымның болай да тыйнак кына бюджетының “агуын” булдырмый калдырды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International