Кулланучы белән эшмәкәр арасындагы гадел мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, кулланучылар хокукларын яклау турында законны үтәүгә һәм куллану базарында катнашучыларның мәнфәгатьләрен саклауга бәйле. Кызганычка, бу мөнәсәбәтләргә кайвакыт низаг-җәнҗаллар да үтеп керергә мөмкин. Хосусый эшмәкәр (сатучы) кулланучы белән бәхәсләрне ничек җайга сала ала? Кулланучылар таләпләрен ничек дөрес үтәргә?
2018 елның 19 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, кулланучылар белән үзара бәхәсләрне хәл кылуга бәйле мәсьәләләрнең асылына төшәргә ярдәм итү максатыннан, вакытлыча булмаган басмалар (китаплар, брошюра, альбом, рәсемле басмалар, шулай ук канцелярия товарлары) сатучы хосусый эшмәкәр Р.Ш.Зиатдинованың кибете сатучылары өчен семинар үткәрде. Сатучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992г. №2300-1 РФ Законының аерым нигезләмәләре; РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен гамәлдә куллану тәртибе аңлатылды. Моннан тыш кулланучылар белән ни рәвешле эш алып барырга кирәклегенә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен ничек итеп дөрес эшләү һәм урнаштыру; сатучы, товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар урнаштыру кагыйдәләренә төшендерелде.
Сатучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру тәртибе кызыксындырды, кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге аныкланды.
Очрашу ахырында семинарда катнашучыларның һәммәсенә кулланучы өчен мәгълүматлар урын алган белешмәлекләр тапшырылды.