Бүгенге тормышны көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр – “химчистка”лардан, аяк киемен төзәтү мастерскойлары, кием-салым тегү ательесы, чәчтарашханәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Парикмахер салоннары, косметология, маникюр һәм педикюр кабинетлары үзләренең хезмәт күрсәтүләре күләмен елдан-ел ишәйтә, төрлеләндерә. Шулай ук ателье хезмәтләрен күрсәтүгә дә ихтыяҗ зур.
Әмма, кызганычка, гражданнарыбыз кайвакыт хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгатьсез кала, һәм, әлбәттә инде, мондый очракларда аларның дәгъва-үпкәләре килеп чыга. Кулланучылар асылда хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсыз, кулланыла торган парфюмерия-косметика әйберләренең (шампунь, чәч буявы, лак, маскаларның һ.б) түбән сыйфатлы булуына, хезмәт күрсәтүче һәм хезмәт күрсәтүләр турында күрсәтмә әсбаплар һәм тиешле мәгълүматлар булмауга, хезмәт күрсәтү турында язмача килешү (квитанцияләр) булмауга, әйберләрен бозып бирүгә зар-интизар килә.|
Һәрбер ателье яки чәчтарашханәдә күренеп торган урынга эш режимы һәм эш башкаручы турында мәгълүматлар эленеп куелган булырга тиеш: оешма өчен – фирма атамасы, урнашу урыны; хосусый эшмәкәр өчен – дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүмат һәм аны теркәгән орган атамасы. Моннан тыш эш сыйфатсыз башкарылган очракта эш башкаручыга карата претензия кую хезмәт күрсәтү турында язмача килешү (квитанция, башка документ) булган очракта гына бик уңышлы килеп чыгарга мөмкин. Тик менә бу килешү хезмәт күрсәтүче вәкилләре тарафыннан еш кына тиешенчә рәсмиләштерелми. Хезмәт күрсәтүгә квитанциядә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: - эш башкаручы оешмасының фирма атамасы һәм урнашу урыны (юридик адресы) (хосусый эшмәкәр өчен – фамилиясе, исеме, атасының исеме, дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматлар); - хезмәт күрсәтү (эш башкару) төре; - хезмәт күрсәтү (эш башкару) бәясе; |
- заказны кабул итү һәм башкару датасы;
- заказны кабул иткән зат вазыйфасы.