Тузан суырткыч түгел, ә... акча суырткыч

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Тузан суырткыч сатып алган бер ханымның ачыргаланып әйткән сүзләре бу. Баксаң, кулланучыбыз фатирын көн саен тузан суырткыч белән чистартып алу гадәтенә ияләшкән икән. Искесе тузгач, хуҗабикә яңасын юнәтү максатыннан кибеткә юл тоткан. Сатучыга товарны сатып алуның конкрет максаты әйтелгән – фатирны көн саен чистартып тору.  Товарның куллану өчен уңайлы булырга тиешлеге дә искәртелми калмаган.                 

Әмма сатып алучы өенә кайткач, тузан суырткычның тузан бөртеген дә “йотмавын” күреп хәйран калган. Ул шундук товар сатучыга тузан суырткычка карата дәгъвасын белдергән. Сатучы үзенең язмача җавабында товарның техник характеристикаларына туры килүен, тузан суырткычның сыйфатлы булуын,  тузанны суырту егәрлегенең техник паспортында игълан ителгән егәрлеккә туры килүен күрсәткән.

Әлбәттә инде, сатып алучы мондый җавапка риза булмыйча, үз хокукларын яклауны сорап, вәкаләтле органга мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече кулланучыга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясын аңлатты, шулай ук товарның техник характеристикасы өйрәнелде.  Өстәвенә товарны җентекләп караганда, паспортындагы мәгълүматлары буенча, тузан суырткычның шнуры озынлыгының 5 метр булырга тиешлеге, әмма бу модельнең шнуры озынлыгының нибары 1,5 метр тәшкил иткәнлеге дә ачыкланды. Шушы сәбәпләр нигезендә кулланучыга претензия язуга ярдәм ителде.  Шуннан соң инде сатучының  кимчелекле тузан суырткыч өчен түләнгән акчаны кире кайтарып бирүдән башка чарасы калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International