“Шикаятьләр китабы”н биреп котылу хәерле

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Чаллы территориаль органына С.дигән бер кулланучы мөрәҗәгать итте.

Баксаң, кибеттән чалбар сатып алган икән ул. Әмма өенә кайткач, товарның кимчелекле якларын күреп алган. Егет шул ук көнне, товар бәясен кире кайтару таләбе белән, сатучыга мөрәҗәгать иткән. Әмма сатучы белән сөйләшү барып чыкмаган. Кулланучы үзе әйтүенчә, сатучы аңа карата гаять тупас мөнәсәбәт күрсәткән. Егеткә тәкъдимнәр һәм шикаятьләр китабын да бирмәгәннәр, бу кибеттә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы хосусый эшмәкәр турында мәгълүматлар белән таныштырудан да баш тартканнар.

Эшләр болайга киткәч, кулланучыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына (ведомство карамагындагы Мамадыш шәһәрендә) тапшырылган гаризасында сатучыга карата үзенең дәгъваларын сырларга карар иткән.

Мәсәләне хәл кылу өчен хосусый эшмәкәр һәм кибет хезмәткәрләре белән өйрәтү характерында әңгәмә үткәрелде. Очрашу барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы статьялары турында мәгълүматлар ирештерелде. Очрашу эшмәкәр өчен бик тә нәтиҗәле һәм файдалы булып чыкты. Баксаң, ул үз эшендә инде азу ярган кеше булса да, законның кайбер нечкәлекләрен белми булып чыкты.

Аңлату эше нәтиҗәсендә эшмәкәр кулланучы таләпләрен ихтыярый төстә канәгатьләндерү турында карар кабул итте.

Менә шулай, ачуы чыккан кулланучыга кибеттә “шикаятьләр китабы”н бирмәсәң, ул барыбер аны кайда язасын һәм кемгә юллыйсын беләчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International