Консультация-аңлату эше

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуга юл куймау һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан чыгып, куллану базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән киңәшмәләр, консультацияләр, өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны үтәү мәсьәләләре буенча системалы төстә консультация-аңлату эшен алып бара.

Әнә шул рәвешле белгечебез Мөслим районында республикабыз җитештерүчеләренең продукциясе бәяләре һәм ассортиментына, сыра ассортиментының тәкъдим ителешенә мониторинг ясау барышында хосусый эшмәкәр М.М.Курбиеваның «Сандугач» кибетендә  “Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү” дигән темага семинар-уку үткәрде. Чарада куллану базары вәкилләренә кулланучылар игътибарына тиешле мәгълүматларны үз вакытында җиткерү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауны җайга салучы закон таләпләрен тайпылышсыз үтәү тәкъдим ителде. Очрашуда гражданнарның территориаль органга мөрәҗәгать итүләренең төп сәбәпләре, кулланучылар хокукларын бозу фактлары, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлатудагы чатаклыклар, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы физик һәм юридик затлар өчен кулланучылар хокукларын санга сукмауның аянычлы нәтиҗәләре,  шулай ук сәүдә культурасы турында сөйләп үтелде. Семинар барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча материал (брошюралар, листовкалар) тәкъдим ителде.

Ә инде бәйрәм көннәре алдыннан Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре сәүдә вәкилләре белән «Магнит» кибетендә “Кулланучы сыр һәм колбаса ризыклары маркаларын ничек сайлый?” дигән сорауга җавап табу максатыннан, әлеге товарларга дегустация оештырды. Товарлар арасында республикабызның җитештерүчеләре продукциясе (“Алабуга ит комбинаты” АҖ, хосусый эшмәкәр Р.М.Мотыйгуллин) дә бар иде. Кулланучылар белән үткәрелгән үзара әңгәмәдән һәр сатып алучының теге яки бу товарга үзенчә өстенлек бирүе аңлашылды. Сатып алучылар арасыннан кайберәүләренең еш кына товарларның яңа төрләрен таләп итүе ачыкланды. Ә инде күпчелек халыкның үзләре ияләшкән ышанычлы, сыналган товарларны гына сатып алуы мәгълүм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International