26 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Казан (Идел буе) федераль университетында семинар үткәрде.
“Сәүдә эше” белгечлеге буенча белем алучы өченче курс студентлары лекторны бик зур игътибар белән тыңлап кына калмыйча, үзләре дә чарада бик теләп катнашты.
Шулай итеп, егет-кызлар белән ике яки өчен дә бик кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә килеп чыкты: студентлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге норматив материалларны үзләштерсә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә бу очрашу мәгълүмати кулланмалар эшләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте.
Шуны билгеләп үтү мөһим – студентлар товарлар куллануга һәм хезмәтләр күрсәтүләрдән файдалануга актив төстә җәлеп ителгән, калган яшьләргә генә түгел, халыкның башка киң катлауларына да сизелерлек йогынты ясый алырдай кулланучыларның иң динамикалы төркемнәреннән берсе.
Дәресләр барышында студентларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарның (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре”) төп нигезләмәләре, шулай ук үз хокукларын яклауны тормышка ашыру механизмы аңлатылды.
Дәрес сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, эш башкаручының сыйфатсыз хезмәт күрсәтүе очрагында нинди гамәлләр кылу зарурилыгын аңлаткан мисаллар нигезендә үткәрелде. Кулланучыларның төрле мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать итүләре һәм аларны хәл кылу ысуллары буенча мисаллар китерелде. Студентлар сыйфатсыз заманча элемтә чараларын, компьютер, кием-салым, эчемлекләр, тәмәкене һ.б. алыштыру яки кире кайтару мәсьәләләрен хәл кылуда шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, фикер алышуларда актив катнашты.
Товарларны дистанция ысулы белән сатып алу, шул исәптән интернет аша товар сатып алу үзенчәлекләре студентларда аеруча зур кызыксыну тудырды.
Дәресләрдән соң студентлар һәм укытучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция белән рәхәтләнеп танышты.