«Праздничная» булган икән...

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

2018 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре 2018 елның 22 мартында үзенең машинасында спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы биш пластик савытны каядыр алып барган вакытта Зеленодол районында «Волга» М-7 юлының 755 нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлына төшкән Мәскәүдә яшәүче бер ир-атка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Мәскәү егете спиртлы продукциясеннән мәхрүм калдырылган.

Ул үзенең аңлатмасында Мәскәүнең “Кристалл” кибетеннән сатып алынган «Праздничная» аракысын, янәсе, йөртергә җайлы булсын өчен, пластик шешәләргә тутырганлыгын бәян иткән. Әмма бу “җайлылык” аңа, киресенчә, җайсызлык кына китереп чыгарган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International